Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Новости

«Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе

Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан Кышлау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры балаларының өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котладылар һәм Бөтенрәсәй «Георгий тасмасы» акциясенә кушылдылар.
7 мая 2026 32

Кояш көне

3 май Бөтендөнья «Кояш көне» буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Күлле-Киме авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Чулпан» балалар бакчасында кунакта булдылар. Балалар өчен төрле уеннар оештырылды.
5 мая 2026 29

Буыннар хәтере: тарихтан символга

«Пушкин картасы» федераль проекты, «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасы кысаларында һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры ...
4 мая 2026 42

«Георгий тасмасы» бөтенроссия патриотик акциясе

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Әтнә үзәк китапханә хезмәткәрләре «ГЕОРГИЙ ТАСМАСЫ» бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан райондашларыбызга хәтер һәм батырлык символы булган тасмалар тараттык һәм аның тарихы, никадәр мөһим булуы турында сөйләдек.
4 мая 2026 41

Тукай мирасы

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проекты кысаларында, Күәм авыл китапханәсендә Тукайның шигъри мирасын уку һәм өйрәнү дәвам итә. Г.Тукайның «Яз галәмәтләре» шигырен авыл җирлеге ветераннар советы ...
30 апреля 2026 50

Габдулла Тукай «Яз галәмәтләре»

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Күлле-Киме авыл китапханәсендә укучыларыбызның яраткан әсәрләренә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бөек шагыйрьнең әсәрләренә багышлап ясалган рәсемнәр урын алды. Чара ахырында «Яз галәмәтләре» шигыре укылды.
30 апреля 2026 41

Квиз «Искусство безопасности в культуре»

В рамках мероприятий, посвящённых Году охраны труда, сотрудники библиотек приняли активное участие в муниципальном этапе республиканского квиза «Искусство безопасности в культуре». Организатором события выступила Татарская республиканская организация Общероссийского профсоюза работников культуры.
30 апреля 2026 40

Батырлык дәресе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр. Чарада катнашучылар Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте, аны тагу кагыйдәләре ...
29 апреля 2026 39

Тылсымлы сәяхәт

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Күңгәр авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасы балалары өчен әдәби кичә уздырды. Шүрәле белән бергә балалар тылсымлы сәяхәткә юл алдылар. Су анасының алтын тарагын эзләп табу өчен кызыклы биремнәр үтәделәр, ...
29 апреля 2026 57

Секреты скорой помощи: от теории к делу

В центральной детской библиотеке прошёл познавательный час, посвящённый Дню работника скорой помощи. Ребята узнали, как важна и ответственна эта профессия. Библиотекарь рассказала о том, как проходит рабочий день бригады, и научила детей основам оказания первой медицинской помощи. Теория сразу ...
29 апреля 2026 31