Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Верхнесердинский филиал

Библиотека в селе Верхняя Сарда существовала еще до 1935 года.В те времена библиотека называлась «изба читальня». Библиотекарем работала   воспитанница детского дома  Хатира апа. В послевоенные годы библиотекарями работали Тимергалиева Дания, Камаева Рашида. Библиотека располагалась в одном здании с клубом. В библиотеке проводились беседы на различные темы, громкие чтения, еженедельные доклады, читательские конференции, викторины, делались обзоры событий в стране, выпускались устные журналы. В декабре 1982 года в библиотеке произошел пожар, сгорели все книги. После этого читатели села стали тянуться к школьной библиотеке.

В декабре 1991 года, после образования Атнинского района, в селе вновь была восстановлена библиотека. Сардинская сельская библиотека стала филиалом № 18 Атнинской Централизованной библиотечной системы. С этого дня в библиотеке работает Сабирова Райхана Кутдусовна. Во вновь образованную библиотеку поступило 770 экземпляров новых книг, Атнинская центральная библиотека выделила из своего фонда 683 экземпляра книг, таким образом, в начальный период в библиотеке насчитывалось всего 1453 экземпляра книг. Всего в библиотеку поступает 10 наименований газет и журналов.  Библиотека работает в тесном контакте со школой и учащимися. Со времени своего основания и до сегодняшнего дня библиотека переехала в третье здание. В настоящее время библиотека располагается в здании сельскогоклуба, построенном в 1970 году. Библиотека обслуживает жителей села Верхняя Серда.

Книжный фонд библиотеки насчитывает свыше 5 тысяч экземпляров книг. Ежегодно услугами библиотеки пользуются около 160 пользователей. Активную деятельность ведет познавательно-развивающий клуб для школьников «Нәфис сүз».

Ведущий библиотекарь: Сабирова Райхана Котдусовна

Адрес библиотеки:  422757, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Верхняя Серда, ул. Узяк, д.21.

Электронная почта: AtnVSar18.bibl@tatar.ru

Время работы:

Понедельник — суббота: с 12:00 до 15:00

Выходной – воскресенье.

Югары Сәрдә авылы китапханәсе

Әтнә  районы Югары Сәрдә авылында китапханә 1935 елга кадәр ук булган, ул чорда китапханә  “изба читальня” дип  йөртелгән. 1935  елны  Югары  Сәрдә авылы китапханәсенә эшкә Күлле-Киме авылы балалар йортында  тәрбияләнгән Хатирә  апа (1908 елгы)  килә. Сугыштан соңгы елларда китапханәче булып  Тимергалиева  Дания, Камаева  Рәшидә апалар эшлиләр.Китапханә клуб  белән  бер бинада урнашкан була. Китапханәдә төрле темага  әңгәмәләр, кычкырып китап укулар, һәр атна башында “политукулар” үткәрелә, илдә булган вакыйгаларга күзәтүләр ясала, телдән  журналлар  чыгарыла. 1982 елның декабрендә китапханәдә янгын чыгып, барлык китаплар да янып  бетә. Шуннан соң авылның  китап  укучылары  мәктәп  китапханәсенә  тартыла башлый.

1991  елның декабрь аенда, Әтнә кабат район булып оешканнан соң, авылда кабат китапханә торгызыла. Сәрдә авылы китапханәсе Әтнә үзәкләштерелгән  китапханәләр системасының 18 нче номерлы филиалы  булып  китап укучыларга хезмәт  күрсәтә башлый. Яңа оешкан китапхәнәгә 770 данә яңа китаплар кайтартыла, Әтнә үзәк китапханәсе үзенең фондыннан 683 данә китап бүлеп бирә, шулай итеп, башлангыч чорда китапханәдә барысы 1453 данә китап исәпләнә. Китапханәгә барлыгы 10 исемдәге газета-журнал килә. Китапханә мәктәп, укучылар белән тыгыз элемтәдә эш алып бара. Китапхәнә оешкан дәвердән бүгенге көнгә кадәр өченче бинага күчә. Хәзерге көндә китапханә 1970 елда төзелгән клуб бинасында урнашкан. Китапханә Югары Сәрдә авылы халкына хезмәт күрсәтә.

Китапханәнең китап фондында 5 меңнән артык китап бар. Ел саен китапханә хезмәтеннән якынча 160 кулланучы файдалана. Мәктәп укучылары өчен «Нәфис сүз» клубы актив эшчәнлек алып бара.

Әйдәп баручы китапханәче: Сабирова Рәйхана Котдус кызы

Китапханәнең адресы: 422757, Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы, Үзәк урамы, 21 нче йорт

Электрон почта: AtnVSar18.bibl@tatar.ru

Эш режимы:

Дүшәмбе – шимбә: 12.00-15.00

Ял көне – якшәмбе.