Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Буыннар хәтере: тарихтан символга

«Пушкин картасы» федераль проекты, «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасы кысаларында һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп Күәм авыл китапханәсендә Җиңү көненә багышланган патриотик чара уздырылды. Чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты.
Чара барышында укучылар белән дәһшәтле сугыш еллары, авылдашларыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары һәм тиңдәшсез хезмәтләре турында сөйләштек. «Җиңү мирасы: хәтер һәм дан» исемле күргәзмә-инсталляциясе белән таныштык.
Соңыннан укучылар өчен Георгий тасмасыннан күкрәк билгесе ясау буенча осталык дәресе үткәрдек. Чарада катнашучылар Георгий тасмасының тарихы, әһәмияте, аны тагу кагыйдәләре белән таныштылар, күкрәк билгесе ясау серләренә төшенделәр.