Ислейтарский филиал
В селе Ислейтар первая библиотека открылась в 1939 году, она размещалась в маленьком доме. Известно, что первым библиотекарем в селе работал человек по имени Салихзян. В те годы жители села активно посещали библиотеку, читателей было очень много. Особенно по вечерам в библиотеку приходило много людей, которые с удовольствием обсуждали прочитанные книги, чаще всего устраивали громкие чтения, так как было много людей, не умеюших читать. Тем, кто интересовался новостями дня, помогали газеты и журналы. 1940-1945 годы были для библиотеки очень тяжелыми, книжный фонд уменьшился. Тем не менее, библиотека не закрылась, продолжила свою работу. С 1952 по 1954 годы библиотекарем работала Муртазина Роза, а с 1954 по 1957 годы Камалова Сабира. С 1957 по 1960 годы в библиотеке работала Мамдуда Муллахметова. В 1960 году, окончив Елабужское культурно-просветительное училище, приехала в деревню Мухамметова Танзиля. Она заведовала библиотекой в течение 45 лет. В 1983 году построили новое здание клуба, в котором для библиотеки было выделено помещение площадью 36 кв.м. В 2005 году она вышла на заслуженный отдых, с этого года в библиотеке начала работать Мухамадиева Гульнара. С 2007 по 2022 год библиотекарем работала Галлямова Диляра. В настоящее время Ислейтарская сельская библиотека находится в здании сельского клуба. Библиотека обслуживает жителей села Ислейтар и Новая Береска.
Книжный фонд библиотеки насчитывает свыше 6 тысяч экземпляров книг. Ежегодно услугами библиотеки пользуются около 200 пользователей. При библиотеке действуют 2 библиотечных пункта и ведет активную деятельность клуб по интересам для детей «Әкияттә кунакта».
Ведущий библиотекарь: Курбанова Алсу Нурисламовна
Адрес библиотеки: 422742, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Ислейтар, ул. Колхозная, д.7
Электронная почта: Atnya.Bibl5@tatar.ru
Режим работы:
Понедельник — суббота: 12.00-15.00
Выходной – воскресенье
Ары авылы китапханәсе
Ары авылының китапханәсе 1939 елда уку йорты булып бер кечкенә генә йортта ачыла. Анда беренче китапханәче булып Салихҗан исемле агай эшли башлый. Китапханәгә кеше бик теләп йөри, чөнки ул вакытта халык белемгә тартыла, өйләрдә хәзерге кебек телевизорлар, радиолар юк. Китап укучылар саны бик күп була, шуңа күрә бер китапны өчәр-дүртәр тапкыр алып укыйлар. Бигрәк тә кич белән китапханәгә кеше күп килә, алар бик теләп укылган китаплары хакында фикер алышалар. Күбрәк кычкырып укулар оештырганнар,чөнки укый-яза белмәүчеләр саны күп булган. Көн яңалыклары белән кызыксынучыларга газета һәм журналлар ярдәм иткән. Ул вакытта китап укучылар китапханәгә бик актив йөргәннәр, үзләре теләп китап укучылар конференцияләре үткәргәннәр, төрле кичәләр оештырганнар.
1940-1945 еллар китапханә өчен тагын да авыррак еллар була. Cугышелларында китапханәләр тагын да көчсезләнә. Шулай да китапханә ябылмый, үзенең эшен дәвам итә, китапханәгә китап укучылар килүдән туктамый. 1952 елдан 1954 елга кадәр китапханәче булып Муртазина Роза апа күрше авылдан – Күлле-Кимедән килеп эшли. 1954-1957елларда Камалова Сабира апа эшли. 1957-1960 елның 1 сентябренә кадәр Мәмдүдә апа Муллахметова эшкә китерелә. 1960 елда Алабуга училищесын тәмамлап, Мөхәммәтова Тәнзилә авылга кайта. Ул 45 ел китапханә белән идарә итә. 1983 елны яңа мәдәният йорты салына, китапханә авыл читендә яңа бинага клуб белән бергә урнашып эшли башлый. Үзенә 36 квадрат метр зурлыкта булган аерым бүлмә бирелә. 2005 елда Тәнзилә апа лаеклы ялга чыга, шул елдан китапханәдә Гөлнара Мөхәммәдиева эшли башлый. 2007 елдан 2022 елга кадәр Галләмова Диләрә китапханәче булып эшли. Хәзерге вакытта Ары авыл китапханәсе авыл клубы бинасында урнашкан. Китапханә Ары һәм Яңа Бәрәскә авылы халкына хезмәт күрсәтә.
Китапханәнең китап фондында 6 меңнән артык китап бар. Ел саен китапханә хезмәтеннән якынча 200 кулланучы файдалана. Китапханә каршында 2 китапханә пункты эшли һәм балалар өчен «Әкияттә кунакта» клубы актив эшчәнлек алып бара.
Әйдәп баручы китапханәче: Корбанова Алсу Нурислам кызы
Китапханәнең адресы: 422742, Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Ары авылы, Колхоз урамы, 7 нче йорт
Электрон почта: Atnya.Bibl5@tatar.ru
Эш режимы:
Дүшәмбе – шимбә: 12.00-15.00
Ял көне – якшәмбе.