Кушарский филиал
Библиотека в селе Кошар была открыта еще в 1930-е годы. В годы коллективизации и жителя села по имени Муртазин Султан, сослали в Сибирь. Часть его дома стали использовать как клуб, другую – как библиотека, а третью – как школа. В те времена библиотека называлась читальней, ее фонд состоял из 500 книг. В 1937-1940 годах читальня разместилась в центре села (на месте нынешнего каменного магазина). Первым библиотекарем стала Сабирова Таскира. В годы войны читальня, наряду с книжной пропагандой, стала местом общения, совещаний и стала называться “красным уголком”. И во время войны, и в тяжелые послевоенные годы библиотека всегда была переполнена людьми.
В разные годы в библиотеке работали несколько библиотекарей. В 1987 году должность библиотекаря приняла Самигуллина Райса, которая 27-летний трудовой путь посвятила библиотеке. Чтобы привлечь читателей в библиотеку она проводила вечера презентации новых книг, конкурсы художественного слова, читательские конференции, бенефисы, громкие чтения, детские утренники, организовала передвижные библиотеки, открыла кружок “Серле йомгак”. В 1990 году рядом для библиотеки было построено новое здание, и библиотека переехала туда. В настоящее время Кошарская сельская библиотека находится в здании сельской школы. Библиотека обслуживает жителей села Кошар и Мендюш.
Книжный фонд библиотеки насчитывает свыше 9 тысяч экземпляров книг. Ежегодно услугами библиотеки пользуются около 530 пользователей. При библиотеке действуют 3 библиотечных пункта, ведет активную деятельность клуб для детей «Китап шифаханәсе».
Ведущий библиотекарь: Галимзянова Гелюся Ринатовна
Адрес библиотеки: 422008, Республика Татарстан, Атнинский район,
с. Кошар, ул. Татарстан, д. 49
Электронная почта: AtnKus11.Bibl@tatar.ru
Режим работы:
Понедельник — суббота: 9.00-15.00
Выходной – воскресенье.
Күшәр авылы китапханәсе
Күшәр авылында китапханә 1930 елларда ук ачылган. Авылның Мортазин Солтан исемле кешесен “кулак” дип Себергә куалар. Аның йортының бер ягын клуб, икенче ягын китапханә, өченче ягын мәктәп сыйфатында куллана башлыйлар. Халыкны җыю өчен китапханә менә дигән урын булган.Ул вакытларда китапханә уку өе дип йөртелгән.Уку өендә ачылган вакытта 500ләп китап була. 1937-1940 елларда уку өеавылның урта бер җиренә (хәзерге ябык райпоның таш кибете урынында), колхоз кәнсәләре белән бер йортта, “кулак” дип сөргенгә сөрелгән Нәҗип мулла йортына урнаша.Беренче китапханәче булып Әтнәдән килгән Сабирова Тәскирә дигән кыз эшли. Сугыш елларында уку өе бетерелеп, ул клуб белән кушылып бер кечкенә генә өйдә урнаша. Бу вакытта уку өе китап пропагандалау белән бергә, аралашу, киңәшү урыны булып торган һәм “Кызыл почмак” дип аталып йөртелә башлаган. Сугыш вакытында да, сугыштан соңгы авыр елларда да китапханәгә кеше өзелмәгән.
Төрле елларда китапханәдә берничә китапханәче эшли. 1987 елның ноябрендә китапханә эшен Сәмигуллина Рәйсә апа кабул итеп ала. Рәйсә апа 27 еллык хезмәт юлын китапханәгә багышлый. Рәйсә апаның яңа китап тәкъдир итү кичәләре, нәфис сүз сөйләүчеләр конкурслары, китап укучылар конференцияләре, китап укучылар бенефислары бүгенге китап укучылар күңелендә якты хатирәләр булып сакланып калган. 1990 елда китапханә өчен янәшәдә генә яңа бина төзелә һәм китапханә шунда күчә. Хәзерге вакытта Күшәр авыл китапханәсе авыл мәктәбе бинасында урнашкан. Китапханә Күшәр һәм Мөндеш авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә.
Китапханәнең китап фондында 9 меңнән артык китап бар. Ел саен китапханә хезмәтеннән якынча 530 кулланучы файдалана. Китапханә каршында 3 китапханә пункты эшли, «Китап шифаханәсе» балалар клубы актив эшчәнлек алып бара.
Әйдәп баручы китапханәче: Галимҗанова Гөлүсә Ринат кызы
Китапханәнең адресы: 422008, Татарстан Республикасы, Әтнә районы, Күшәр авылы, Татарстан урамы, 49 нчы йорт
Электрон почта: AtnKus11.Bibl@tatar.ru
Эш режимы:
Дүшәмбе – шимбә: 9.00-15.00
Ял көне – якшәмбе.