Тылсымлы сәяхәт
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Күңгәр авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасы балалары өчен әдәби кичә уздырды.
Шүрәле белән бергә балалар тылсымлы сәяхәткә юл алдылар. Су анасының алтын тарагын эзләп табу өчен кызыклы биремнәр үтәделәр, табышмаклар чиштеләр, Былтыр белән бергә шигырьләр сөйләделәр һәм күңелле уеннарда катнаштылар.
Кичә ахырында Габдулла Тукайның матур рәсемле китаплары белән дә таныштылар.


