Тукайның серле урманы
Кышлау авыл китапханәсе Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итә. Бу юлы балалар белән саф һавада бөек шагыйребез Габдулла Тукайнең “Шүрәле” әкиятен укыдык.
Табигать кочагында узган әдәби очрашу балаларда әсәргә карата кызыксыну уятты, алар әкият геройлары белән таныштылар, вакыйгалар турында фикер алыштылар. Саф һавада китап уку күңелле мизгелләр бүләк итте һәм Тукай иҗатының тылсымлы дөньясына тагын да якынайтты.