Пушкинның тылсымлы әкиятләре
6 июнь – бөек рус шагыйре, драматург, прозаик Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә балалар өчен Пушкин әкиятләре буенча тест-викторина үткәрелде. Китап укучылар өчен «Тылсымлы Пушкин иҗаты» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук балалар белән шагыйрьнең биографиясен һәм тормыш юлын искә төшердек. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч узды.