Тукай өйрәткән тормыш дәресе
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында Кышлау авыл китапханәсендә Тукайның шигъри мирасын өйрәнү дәвам итә.
Кышлау башлангыч мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары белән шагыйрьнең «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен укып, аңа анализ ясадык. Шигырьдәге төп фикер — тырыш хезмәттән соң гына чын күңелдән ял итеп була. Шигырь бездә хезмәт сөючәнлек, сабырлык һәм тәртип кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Тукайның бу әсәре бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмый, чөнки ул һәр кешене җаваплы һәм тырыш булырга өнди.