Халыкара гаилә көне
Китапханәбезгә даими йөрүче, китапның тәмен тоеп укучы гаиләләр бик күп. Әлеге гаиләләр өчен китап – белем чыганагы, фикер сандыгы, тугры дус та, сердәшче дә.
15 май — Халыкара гаилә көне уңаеннан китапханәнең чын дусларын ихлас күңелдән котлап, матур теләкләр җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырып кайттык.
Барлык гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне дәвам итүегезне телибез. Китапка, әдәбиятка булган мәхәббәтегез сүрелмәсен, китапханәбезгә юлны онытмагыз.



