Тукай дөньясы
Күлле — Киме авыл китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан, мәдәният министрлыгы тарафыннан игьлан ителгән «Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм акциясе дәвам итә. Тукай шигырьләрен укуны дәвам итәбез. Шагыйрьнең «Тәүлек» шигырен Хәкимуллина Гөлсинә Габделхак кызы укый.
