Әтнә ягы хәрби һәм хезмәт батырлары


️2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе укучылары өчен «Әтнә ягы хәрби һәм хезмәт батырлары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
Укучыларны районыбызның ил тарихында якты эз калдырган горурланырлык шәхесләренең язмышлары һәм казанышлары белән таныштырдык. Шулай ук укучылар Бөек Ватан сугышы елларында данлы сугышчан юл үткән өч герой якташыбыз турында мәгълүмат алдылар. Очрашуның төп өлеше баннерлар күргәзмәсе булды, андагы һәр стенд – аерым бер тарих.
Чара «Пушкин картасы» федераль проекты, «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программасы кысаларында һәм «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәни инфраструктура» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры китереп үткәрелде.








