Моң чишмәсе
20 апрель көнне танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне. Бу уңайдан Күлле — Киме авыл китапханәсендә
«Моң чишмәсе» – дип исемләнгән шигъри сәгать үтте. Сания Әхмәтҗанованың иҗатында туган як, әни, мәхәббәт темаларына багышланган шигырьләрен укыдык.
Сания Әхмәтҗанованың иҗаты – гадилек, тирән лиризм һәм татар моңы белән сугарылган. Аның туган көнен китапханәдә үзенчәлекле итеп билгеләп үтү укучыларда татар шигъриятенә мәхәббәт уяткандыр дип ышанып калабыз.




