«Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм әдәби акция-бәйге
2026 елның 16 мартынннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 ел тулу уңаеннан аның иҗатын популярлаштыру, саклау һәм үстерү максаты белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан шигырь сөйләүчеләребез өчен “Тукайны бергәләп укыйбыз” республикакүләм әдәби акция-бәйге игълан ителде. Бәйге ике яшь аралыгында үтте: 7-13 һәм 14-35 яшьтәгеләр.
Акциянең беренче этабы 1 апрельдә авыл китапханәләрендә узды.
Икенче этабында 6 апрельдән 9 апрельгә кадәр Әтнә үзәк китапханәсенең “Вконтакте” социаль челтәре битендә ачык онлайн-тавыш бирү ярдәмендә район этабына үтүчеләр билгеләнде.
Бүген алар жюриларыбыз алдында чыгыш ясадылар. Чыгышлар шигырьне яттан сөйләү, сәнгатьле уку, сөйләмнең дөрес әйтелеше, артистизм, оригинальлек буенча бәяләнде. Барлык катнашучыларга да Рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Катнашучыларыбызга зур рәхмәт белдерәбез, алга таба да уңышлар телибез!
Фотолар түбәндәге сылтама буенча:
https://disk.yandex.ru/d/o7wWva-vFX2ueg







