Тукайга мәхәббәт илә…
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Күлле-Киме авылы китапханәчесе Хәмитова Энҗе Миллиҗан кызы татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайга мәхәббәт илә…» дип исемләнгән VII нче Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнашып 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне котлыйбыз һәм алдагы көннәрдә дә уңышлар теләп калабыз!



