Тукай яши безнең күңелләрдә
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында Күңгәр авыл китапханәсе шагыйрьнең әсәрләрен укуны дәвам итә. Бүген без Күңгәр балалар бакчасында кунакта. Балаларны Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдык. Әкиятләреннән төзелгән викторина сорауларына җавап таптык. Соңыннан тәрбияче Фаилә Гарипова «Шагыйрь» шигырен укыды.


