Әкияттә кунакта
2 апрель – Балалар китабы көне уңаеннан Кышлау авыл китапханәсендә интеллектуаль уен — викторина үткәрелде.
Чарада катнашучы балалар командаларга бүленеп, әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, логик һәм иҗади биремнәр үтәделәр. Викторина уен-шоу форматында узды, бу укучыларның активлыгын һәм кызыксынуын арттырды.
Балалар үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, әкиятләрне яхшы белүләрен исбат иттеләр. Чара дуслык рухында узды.


