Тукайны гаилә белән укыйбыз
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында Кышлау авыл китапханәсендә Тукайның шигъри мирасын өйрәнү дәвам итә.
Әлеге чарада Хөсәенова Кадерия апа үзенең оныклары белән бергә катнашты. Ул «Милли моңнар» шигырен, оныгы Салават (3 яшь) «Гали белән кәҗә» әсәрен, ә Нәргизә (2 нче сыйныфта укый) «Ана догасы» шигырен яттан сәнгатьле итеп укыды. Гаилә белән китап уку балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли, әдәбиятка кызыксыну уята.