Табигатьне саклау — һәр кешенең бурычы
30 март – Халыкара Җирне саклау көне һәм 1 апрель – Кошлар көне уңаеннан Кышлау авыл китапханәсендә балалар өчен экология сәгате үткәрелде.
Чараның максаты – балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик белемнәрен киңәйтү иде. Балалар белән Җирне саклауның мөһимлеге турында, табигатькә зыян китерүче факторларны һәм аны саклау юлларын искә төшердек.
Чара барышында Кызыл китап турында кыскача мәгълүмат бирелде. Балалар анда сирәк һәм юкка чыгу куркынычы булган үсемлекләр һәм хайваннар теркәлүен белделәр. Шулай ук табигатьне саклау өчен тыюлыклар булдырылуы, анда хайваннар һәм үсемлекләрне саклау өчен махсус шартлар тудырылуы турында аңлатылды.
Кошлар көненә багышланган өлештә балалар кошларның табигатьтәге роле турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр һәм викторинада катнаштылар.

