Әхмәт Рәшит тууына 90 ел
25 нче март Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) — татар шагыйре, публицист, күп җырлар авторы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәренең (1936-2020) тууына 90 ел тулу уңаеннан Күлле-Киме мәктәбе укучыларына китапханәче һәм музей хезмәткәре тарафыннан презентация ярдәме белән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар аның иҗаты белән таныштылар, поэмасыннан өзек һәм кайбер кыска шигырьләре укылды, җырлары («Зәңгәр күлмәк», «Беренче мәхәббәт») тыңланды.

