Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Шигърият — ул серле дөнья

Шигърият — ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.
Күшәр мәктәбендә шигърият көненә багышлап бик матур чара узды. «Шигърият — ул серле дөнья» дип аталган чарада ике телдәге шигърият китапларыннан күргәзмә урнаштырылды. Чара ике телдә алып барылды. Татар һәм рус шагыйрьләренең шигырьләре, шагыйрьләрнең төрекчәгә һәм инглизчага тәрҗемә ителгән шигерьләре дә сөйләнде. Авылларында яшәп иҗат утында дөрләүче Гөлүсә Галимҗанова да үз укучыларына шигырьләрен бүләк итеп, аларның сорауларына җавап бирде.