Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Нәүрүз

Күлле-Киме авылында мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Тиздән җиһанга чып — чын яз килер.Киләсе язлар барыбызга да тынычлык,сәламәтлек,бәхет,шатлык,иминлек,муллык,сөенечләр генә алып килсен. Уңдырышлы ,уңышлы язлар булсын.Бәйрәм рухын сүндермичә,сүрелдермичә гел елмаеп,шатланып,сөенеп яшәргә язсын.
Мәктәп укучылары Кыш бабай, Нәүрүз командаларына бүленеп төрле ярышларда көч сынашты. Әлбәттә Нәүрүз командасы җиңүче булды. Соңыннан тәмле ботка, кайнар чәй белән сыйландылар.