Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Мавыктыргыч Тукай иҗаты

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм проекты кысаларында Кышлау авылы балалар бакчасында китапханәче тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган тәрбияви чара үткәрелде. Чара барышында балаларга “Бәйрәм бүген” шигыре укылды, алар аны кызыксынып тыңладылар һәм бәйрәм рухын тоеп калдылар. Шулай ук нәниләр өчен “Су анасы” әсәре буенча видеоязма күрсәтелде, бу аларның әкият дөньясына кереп китүләренә ярдәм итте.
Балалар әкият геройларын пазллар ярдәмендә җыйдылар, Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр буядылар. Әлеге эшчәнлекләр нәниләрнең вак моторикасын үстерүгә, игътибарлылыгын арттыруга һәм иҗади сәләтләрен ачуга булышлык итте. Чара дәвамында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында яңа мәгълүматлар алдылар, белемнәрен баеттылар.
Үткәрелгән чара балаларда милли әдәбиятка кызыксыну уятып, аларны татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыруга зур өлеш кертте.