Тукай — шигърият чишмәсе
Сибгат Хәким музеенда Күлле-Киме авыл китапханәчесе Ары мәдәният йорты белән берлектә Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукай — шигърият чишмәсе» исеме астында әдәби кичә үткәрде. Кичәдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Шагыйрьнең китапларыннан һәм әкиятләренә нигезләнеп ясалган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Викторина оештырылды. Габдулла Тукайның шигырьләре татар, рус, марий, инглиз телләрендә укылды. Кичәбез «Бәйрәм бүген» җыры белән тәмамланды.



