Туган җиребездә без яңадан бергә!
Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме мәктәбенең 7-8 нче сыйныф укучылары өчен «Туган җиребездә без яңадан бергә!» дигән исем астында тарихи дәрес үткәрелде. Ул Кырым һәм Севастопольнең Россиягә әйләнеп кайтуына багышланды. Бу — зур тарихи әһәмияткә ия булган вакыйга, инде 12 ел бәйрәм ителә. Музей җитәкчесе һәм авыл китапханәчесе кыскача мәгълүмат биргәннән соң, укучыларга «Тарихи бергәлек» дигән фильм күрсәтелде.


