Хәтер тәрәзәләре
18 март — танылган татар шагыйрәсе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Булатованың (1936-2025) тууына 90 ел тулу уңаеннан Сибгат Хәким музеенда китапханә белән берлектә Күлле-Киме мәктәбенең 5-6 сыйныф укучылары өчен «Хәтер тәрәзәләре» дип исемләнгән әдәби дәрес үтте. Укучылар шагыйрәнең кыскача тормыш юлы, иҗаты белән презентация аркылы таныштылар, шигырьләре укылды.




