«Тукта — коррупция» профилактик әңгәмә
Күлле-Киме мәктәбе укучылары өчен парламент айлыгы кысаларында авыл китапханәсе хезмәткәре «Тукта — коррупция» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты — яшь буында коррупциягә каршы караш тәрбияләү һәм коррупциягә каршы торуның бөтен җәмгыять һәм аерым алганда һәр кешенең эше булуын аңлату. Чара барышында укучылар кешенең үз гамәлләре өчен җаваплы булуын ачыкладылар. «Ришвәт», «ришвәтче», «коррупция» сүзләренең мәгънәсе турында җанлы әңгәмә уздырдылар. Шулай ук балалар төркемнәрдә проблемалы сораулар турында фикер алыштылар: «Ни өчен кешеләр ришвәт бирәләр?, Ни өчен кешеләр ришвәт алалар?». Әңгәмә ахырында укучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: коррупцияне һәр граждан актив тормыш позициясен алып барганда гына җиңәргә, коррупция күренешен киметү өчен бөтен көчен куярга һәм мәсьәләләрне законлы ысул белән хәл итәргә мөмкин. Эшне үзеңнән башларга кирәк.






