Бишек җырларының шәхес тәрбияләүдә әһәмияте
Бүген Күшәр авыл китапханәчесе мәктәп укучылары өчен республикакүләм «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында «Бишек җырларының шәхес тәрбияләүдә әһәмияте» дигән тема астында әңгәмә уздырды. Укучылар әниләренең бишек җырларын искә төшерде. Билгеле, энекәш, сеңлекәшләрен йоклатканда ишеткәннәре буенча күбесе бишек җырлары белән таныш икән. Ахырдан китапханәче Габдулла Тукайның «Бишек җыруы» шигырен көйләп җырлап күрсәтеп балаларны бу әсәр белән таныштырды. Чара китапханәдә Тукай китапларын укырга алу белән төгәлләнде.


