Бәйләнгән могҗизалар
«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Күәм авыл китапханәсе тарафыннан «Бәйләнгән могҗизалар» исемле иҗади дәрес уздырылды.
Максаты: яшь буынга гореф-гадәтләрне җиткерү, аларны саклау, балаларда кул эше тарихына, традицияләренә хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны тоя белергә өйрәтү. Чарада Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары катнашты.
Иң элек укучылар халкыбызның гореф-гадәтләре, татар хатын-кызларының яратып башкарган кул эшләре һәм эш кораллары белән таныштырылды, соңыннан челтәр бәйләү энәсе белән җептән «Йөрәк» брелок бәйләү буенча осталык дәресе уздырылды.
Чара барышында укучыларга челтәр бәйләү энәсе белән эшләү кагыйдәләре аңлатылды, кирәкле зурлыктагы уңайлы челтәр энәсен, эшләнмә матур һәм чыдам булсын өчен сыйфатлы җепне ничек сайларга кирәклеге турында да мәгълүмат бирелде.
Чара барышында укучылар уңган авылдашыбыз Ахмадуллина Рәзинә Габдуллахан кызының кул эшләре күргәзмәсе белән дә таныштылар.








