Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Халыкара хатын-кызлар көне

Иң матур, иң гүзәл бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан Ташчишмә авыл китапханәсендә лаеклы ялда булучы гүзәл затларның ялын файдалы һәм күңелле уздыру максаты белән матур чара оештырылды. Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем дәресе укытучысы Гөлназ Ильясовна апаларга рәсем ясау серләрен чиште.Әйтерсең алар гел рәсем ясау белән генә шөгыльләнгәннәр. «Сәйлән» берләшмәсенә йөрүчеләр үзләренә бүләк ясадылар. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз. Йөзегездән елмаю китмәсен, бәхетле булыгыз!