Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Туган телем — иркә гөлем

21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан Күңгәр авыл китапханәсендә «Туган телем — иркә гөлем» дип исемләнгән чара узды.
Китапханәче балаларга татар теленең әһәмияте һәм байлыгы турында мәгълүмат бирде.
Чарада 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ике командага бүленеп «Кем тизрәк», «Татарча беләсезме?», «Сүзләр җый», «Мәкальне дәвам ит» һәм башка биремнәрне үтәделәр.
«Теле барның иле бар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.