Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез Рәсәй илендә

«Халык мәдәниятендә укучылар» бөтенроссия акциясе, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Күлле Киме мәктәбендә китапханә хезмәткәре белән берлектә «Сөйләшсәк тә төрле телләрдә, без яшибез Рәсәй илендә» дигән чара узды. Мәктәптә биш төрле милләт баласы укый. Аларның әбиләре, әниләре милли киемнән килделәр, төрле сынауларда катнаштылар. Һәр милләт вәкиле балаларны туган телләрен яратырга, чиста һәм матур итеп сөйләшергә өндәде. Милли биюләр, җырлар тамашачыны рухландырды, сокландырды. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның, бердәмлекнең иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү, башка милләтләргә карата ихтирам, хөрмәт уяту менә шушындый чаралардан башланадыр.