Туган тел — халык җаны
21 февраль — Халыкара туган тел көне. Бу көн алдыннан үзәк балалар китапханәсендә әдәби – танып белү сәгате оештырылды. Чара башында китапханәче балаларга татар теленең әһәмияте һәм байлыгы турында сөйләде. Аннары балалар командаларга бүленеп, телнең төрле аспектларын үз эченә алган мавыктыргыч биремнәр, уеннар һәм конкурсларда катнаштылар.




