Шагыйрь дәфтәреннән
Күренекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының горурлыгы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Кышлау авыл китапханәсендә әдәби кичә үтте. Китапханәче Муса Җәлилнең биографиясе, аның тормышы hәм иҗаты турында сөйләде, аның шигырьләренә иҗат ителгән жырлар тыңланды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышыннан, әдәби эшчәнлегеннән кызыклы фактлар, аның ничек әсирлеккә эләгүе, аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр китабы турында белделәр. Кичәдә катнашучылар Муса Җәлилнең шиырьләрен яттан укыдылар. Шулай ук «Онытма! Хәтерлә! Батырлар мәңгегә хәтердә» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.




