Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

ХӘРБИ БАТЫРЛЫК ҺӘМ ХЕЗМӘТ ФИДАКАРЬЛЕГЕ ЕЛЫ

2026 ЕЛ – ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ХӘРБИ БАТЫРЛЫК ҺӘМ ХЕЗМӘТ ФИДАКАРЬЛЕГЕ ЕЛЫ

11 нче февраль көнне Күәм урта гомуми белем мәктәбендәТатарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын ачу тантанасы үтте.

Әлеге чарага кунак буларак махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбызның әниләре, Әфган сугышы каһарманнары чакырулы иде. Тантана Татарстан Республикасы Гимны белән ачылып, туган якларына әйләнеп кайта алмаган, сугыш кырында башын салган яугир-егетләрне бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Бәйрәмнең төп өлешен Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең директоры Хәкимҗанов Хәмит Газим улы ачып җибәрде. Килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Каюмов Айрат Фәнил улы, Әтнә һәм Арча районнарының хәрби комиссары подполковник Иванов Сергей Павлович, Күәм авыл җирлеге башлыгы Самигуллин Ленар Әдхәм улы чакырылды.

Чараның тагын бер истәлеге булып, хәрби операцияда һәлак булган авылдашыбыз Хәкимҗанов Хәлил Хәмбәл улы «Батырлык ордены» белән бүләкләнде. Аны Сергей Павлович Хәлилнең әнисе Надия апага тапшырды.

Тантанадан соң хәрби операциядә һәлак булган Хәлил Хәмбәл улы истәлегенә, киез итекле хоккей уены оештырылды.

Бәйрәм, кунакларыбыз хөрмәтенә Күәм авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт программасы белән табын артында дәвам итте.