Китапны яратып бүләк ит
14 февраль Халыкара китап бүләк итү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли.
Күңгәр авылы китапханәсендә «Китапны яратып бүләк ит» дигән бөтенроссия акциясе булып узды.
Укучылар белән иске китаплар ремонтланды, аларга яңа тормыш бүләк ителде. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче китап укучыларга әлеге акция турында мәгълүмат бирде, һәм нәни китап укучыларга китаплар бүләк итте.
Әлеге акциядә өлкән китап укучыларыбыз да катнашты. Алар да китапханәгә китаплар бүләк иттеләр. Бу китаплар һәрберсе үз укучысын табачак.







