Гасырларда калыр батырлык
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп китапханәсе белән берлектә Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә үткәрделәр.
Очрашу барышында алып баручылар балаларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, укучылар горурланып Муса Җәлил шигырьләрен укыдылар.
Чарада катнашучыларга сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге шигърият һәм хәтер бәйрәмендә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Сотрудники Атнинской центральной детской библиотеки совместно со школьной библиотекой провели для учащихся МБОУ «Большеатнинской СОШ» литературный вечер, посвящённый к 120-летию со дня рождения великого татарского поэта, Героя Советского Союза и лауреата Ленинской премии Мусы Джалиля.
В ходе встречи ведущие рассказали ребятам о жизни и творчестве поэта, школьники с чувством гордости читали стихи Мусы Джалиля.
Всем участникам мероприятия вручили сертификаты и памятные подарки.
Мы искренне благодарим всех, кто принял участие в этом празднике поэзии и памяти!






