Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Муса Җәлил — герой шагыйрь

Күңгәр авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил — герой шагыйрь» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланды.  Укучылар тарафыннан шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре укылды. Моннан тыш укучылар өчен «Халкыбызның батыр улы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда Муса Җәлилнең шигъри җыентыклары, истәлек язмалары тәкъдим ителде.