Но жив талант, бессмертен гений
10 нчы февраль — бөек шагыйрь А.С.Пушкинны искә алу көне. Кыска гына гомер юлында бик бай әдәби мирас калдырган бөек рус шагыйре ул. Балачактан ук без аның гаҗәеп ,тылсымлы әкиятләрен яратып укыйбыз.
Тылсымлы әкиятләр… Кемнәр генә аны яратмый икән дә, кемнәр генә әкиятләр укып үсмәде икән? Мөгаен, андый кеше юктыр.. Кыскасы, әкият укыган баланың күңеле чиста, саф була.
Күлле-Киме мәктәбендә, китапханә белән берлектә шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп,»Но жив талант, бессмертен гений»дигән искә алу кичәсе үтте. Балалар шагыйрьнең иҗаты, әдәбиятта аның калдырган әдәби мирасы белән таныштылар.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саимә апа балаларга аның шигырьләрен укыды. Балалар шагыйрьнең әкиятләренә, шигырьләренә нигезләнеп рәсемнәр ясадылар.Әкиятләрнең тәрбияви әһәмияте бик зур. Алар саран булмаска, нәфесне тыярга (бу очракта «Балыкчы һәм балык турындагы әкият») бәхетең өчен көрәшергә кирәклеген өйрәтә. Хаклык өчен көрәш, максатчанлык кебек күркәм сыйфатларны да үзеңдә булдырырга ярдәм итә.





