Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Дәү әти һәм дәү әни, Йолдыз апа бездә кунакта

7 нче февраль көнне Күшәр авылында кунакта танылган шәхесләребез, Насибуллина Миләушә Гыйльметдин кызы — мәдәният министрлыгының ресурс үзәге методисты,
Шәрапова Йолдыз Әдип кызы — Татарстанның сәнгать эшлеклесе,Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш һәм «Бәллүр Каләм» премияләре лауреаты,балалар язучысы, журналист, Альфинур Хисами — актриса, «Күчтәнәч» тапшыруының алып баручысы, режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Танылган шәхесләребез белән бик матур,рәхәт очрашу кичәсе булып узды. Кунакларыбыз балалар әзерләгән сорауларга җавап бирделәр, үзләре хакында сөйләделәр, Йолдыз ханым үзе язган шигырьләрен укыды, укучыларыбыз да калышмыды, Йолдыз Шәрапованың шигырьләрен сөйләделәр. Концерт номерлары белән үрелеп барган очрашу кичәсе һәркем күңелендә озак сакланыр. Хөрмәтле кунаклар һәм укучылар арасында күпер салучы Күшәр авылының әйдәп баручы китапханчәчесе Гөлүсә Ринат кызы булды. Мондый очрашулар соңгысы булмасын!