Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Тукай — сүнмәс йолдыз

Бүген Күлле — Киме авыл китапханәчесе «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында оештырылган «Тукай — сүнмәс йолдыз» исемле әдәби кичә үткәрде.
Чара барышында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар белән бергәләшеп «Без Тукайны беләбезме?» уен-викторинасында катнаштык. Кыю, мәрхәмәтле, игелекле, гадел булырга өнди, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтә торган шигырьләрен укыдык. Чара презентация слайдлары белән үрелеп барды.
Габдулла Тукайның «Һәр ялтыраган алтын түгел» шигыре укылды.