Ленинград камалышы — халык хәтерендә
27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград камалышын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә.
Тарихның әлеге дәхшәтле чоры истәлегенә Күәм авыл китапханәчесе укучылар өчен «Ленинград камалышы – халык хәтерендә» дип аталган батырлык дәресе уздырды. Чарада катнашучыларга Ленинград камалышы Бөек Ватан сугышында иң героик сәхифәләрнең берсе булуы, чолганышта калган кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турында сөйләдек. Блокада икмәге турында мәгълүмат бирдек.
«Илем тарихында – авылым язмышы» презентациясе аша Ленинград камалышында катнашкан авылдашыбыз турында мәгълүматлар җиткердек, видео язмалар карадык.
Халкыбызның батырлыгы турында язылган, тарихыбызның фаҗигале битләрен сурәтләгән китаплар белән дә таныштык.



