Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Ленинград блокадасы — тарихның бер көне

1944 нче елның 27 гыйнвары — Ленинградның камалыштан чыккан көне. Әлеге истәлекле көн уңаеннан 6 нчы сыйныф укучылары катнашында Бәрәскә авыл китапханәсендә очрашу узды. Мондый очрашуларга берәү дә битараф калмый. Ленинград камалышы, ул чактагы йончыткыч көннәр, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр турында, Ладога күле өстеннән ачылган «Яшәү юлы», карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек, көн саен кими барган ипи нормасы турында сөйләшенде. Укучылар ач, салкын йортта калган Таня Савичеваның язмышы, көндәлегендәге язмалары белән презентация аша таныштылар, викторина сорауларына жавап бирделәр, «Ленинград блокадасы» дип исемләнгән истәлек открыткасы ясадылар.