Ленинград блокадасы һәм оборонасы — Каһарманлык символы
«Блокада өзелгән көн» 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. Быел 2026 елда бу тарихи датага 82 ел тулды. 27 нче гыйнвар көнне Кышлау авылы китапханәсендә Ленинград камалышында калучыларның батырлыгы,түземлеге, чыдамлыгы турында тарихи мәгълүмат сәгате үткәрелде, » Ленинград блокадасы һәм оборонасы — Каһарманлык символы» дигән китап күргәзмәсе куелды.


