Холокост. Хәтер җебе
Холокост — кешелек тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. 12 ел дәвамында Германия нацистлары һәм аларның төрле илләрдәге союздашлары бөтен бер милләтне – яһүдләрне тулысынча юк итәргә тырышканнар.Әлеге фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу 27 гыйнварда билгеләп үтелә.
Шул уңайдан Кышлау авылы китапханәсендә холокост тарихына багышланган мәгълүмат сәгате үткәрелде , «Холокост- халык фаҗигасе» дигән китап күргәзмәсенә обзор ясалды һәм соңыннан документаль фильм күрсәтелде.



