Тукай иленә сәяхәт
Бүген Күәм авыл китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты кысаларында оештырылган «Тукай иленә сәяхәт» исемле әдәби-танып белү сәгате узды. Китапханәбезгә Күәм балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары килде.
Чара барышында нәниләрне бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдык. Балалар белән бергәләшеп «Син Тукайны беләсеңме?» уен-викторинасында катнаштык, «Сорау – миннән, җавап – сездән!» уенында табышмаклар чиштек, «Кышкы кич» шигыре белән беррәттән, кыю, мәрхәмәтле, игелекле, гадел булырга өнди, матурлыкка, туган җиргә мәхәббәткә өйрәтә торган шигырьләрен укыдык. Чара презентация слайдлары белән үрелеп барды.
