Кышкы уеннар
Кышкы каникулларны барыбыз да зарыгып көтеп ала. Нәкъ менә әлеге гүзәл ел фасылында яллар аеруча күңелле һәм рәхәт үтә. Кышкы каникулларны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү максатыннан Күлле-Киме авылында китапханә һәм мәдәният йорты белән берлектә «Кышкы уеннар» — дигән чара үткәрелде. Балалар 2 командага бүленеп төрле ярышларда көч сынаштылар, төрле күңелле уеннар уйладылар.


