Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Конституция – илебезнең төп законы

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күп милләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе Конституция көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Күәм авыл китапханәсендә «Конституция – илебезнең төп законы» исемле мәгълүмат сәгате уздырылды.

Чарада катнашучы укучыларны әлеге мөһим көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырдык, Конституция белән ныгытылган хокуларыбыз һәм бурычларыбыз турында мәгълүмат бирдек. Укучылар белән дәүләтебез символларын искә төшереп: гимн, флаг һәм герб, аларның ил тормышында әһәмияте турында фикер алыштык. Шулай ук илебезне гәүдәләндерүче рәсми булмаган символлар турында да кызыклы мәгълүматлар җиткерелде.