Муниципальное бюджетное учреждение
«Атнинская Централизованная библиотечная система»
logo
«ӘТНӘ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
муниципаль бюджет учреждениесе
Адрес: 422750, Республика Татарстан, Атнинский район, с.Большая Атня, ул. Советская, д. 38
тел: +7 (8436-9) 2-20-32, e-mail: atnуa.cb@tatar.ru

Батырлар даны мәңгелек!

Кышлау авылы китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан «Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, анда Ватан геройлары турындагы китаплар, газета — журналлар, альбомнар тәкъдим ителде, ә стендта авылыбыздагы Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Төньяк Кавказ һәм әлеге вакытта барган махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат чагылдырылган. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Батырлар янәшәдә» дигән ватанпәрвәрлек сәгате үткәрдек. Чарада катнашучылар белән бу истәлекле датаның тарихы һәм Ватан геройлары турында сөйләштек.