Рухи чылбыр сакчысы
Тел галиме, Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамовның 90 еллык юбилее уңаеннан Күәм авыл китапханәсендә «Рухи чылбыр сакчысы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.
Максаты – күренекле шәхесебезнең әдәби мирасын барлау, парчалары белән танышу, өйрәнү, укучыларга тел белгеченең иҗатын җиткерү.
Чарада катнашучылар күренекле райондашыбызның тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Повестьлары, нәсер, парча, очерк җыентыклары, тел куллану осталыгына багышланган хезмәтләре, фотолар һәм матбугат язмаларыннан төзелгән «Иҗатчы галим» исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды, парчаларыннан өзекләр укылды.




